Каманың яр буе ничек үзгәрәчәк?
Бу сорауга җавапны шәһәрнең үзәк су коену урынын һәм Кама ярын яхшырту, уңайлыкларны үстерүне дәвам итүнең икенче чиратын җәмәгатьчелек тикшерүе барышында алып була иде. Бу мәсьәлә буенча муниципаль хакимият органнары һәм Лаешта яшәүчеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Аларның барысын да киләчәктә шәһәрнең ничек үзгәрүе кызыксындыра. Килгән кешеләр төрле төркемнәргә бүленде....
Бу сорауга җавапны шәһәрнең үзәк су коену урынын һәм Кама ярын яхшырту, уңайлыкларны үстерүне дәвам итүнең икенче чиратын җәмәгатьчелек тикшерүе барышында алып була иде.
Бу мәсьәлә буенча муниципаль хакимият органнары һәм Лаешта яшәүчеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Аларның барысын да киләчәктә шәһәрнең ничек үзгәрүе кызыксындыра. Килгән кешеләр төрле төркемнәргә бүленде. Һәрберсенең кулларында яр буен үзгәртеп кору планы бар. Аларда лаешлылар проектның өстен якларын һәм җитешсезлекләрен күрсәтә алды.
Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев килүчеләргә тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Татарстанда җәмәгать җирләрен яхшырту программасына яраклы рәвештә узган ел су коену урынын яхшырту, төзекләндерүдә күп эш башкарылды. Шәһәр һәм район юбилейларына хәзерләнү киртәләрендә уртак тырышлык белән шактый уңышка ирештек. Бүген сезнең фикерләрне һәм тәкъдимнәрне тыңларга әзербез. Бергәләп шәһәребезне тагын да матур итә алачакбыз.
Зур проект презентациясен аның авторы Лилия Гыйззәтова уздылды.
- Лаештагы Кама яр буйларының киләчәге өметле: бирегә туристлар, Казан халкы һәм башка районнар кешеләре ял итәргә килә, - дип ассызымлап үтте ул. - Җәяүлеләр өчен сукмаклар салу планлаштырыла, алар су коену урынын шәһәрнең тарихи һәйкәлләре белән тоташтырачак. Яр буен без өч зонага бүлдек: комлы, ташлы коену урыннары һәм шулай ук үзәк ял итү урыны. Узган елда шактый эш башкардык: сәхнә булдырдык, ачык һава астында күнегүләр залы ачтык, сәүдә нокталары куйдык. Җәмәгатьчелек урыннарын тагын да яхшырту өчен быел эшлисе эшләр дә күп.
Архитектор әйткәнчә, коену урынына кием алыштыру урыннары, суда батучыларны коткаручылар вышкасы, яшел үлән үскән җирдә күләгәле урыннар булдырасы бар. Лаеш балалары һәм шәһәр кунаклары өчен интерактив балалар мәйданчыгы ясаячаклар . Планда - велосипедчылар өчен юл салу һәм ел әйләнәсенә эшли торган балыкчылар йортын төзү.
Лаешның коену урынын яхшырту турындагы тәкъдим шәһәр кешеләрендә кызыксыну уятты. Проект авторы чыгышыннан соң гражданнар төркемнәре белән ул проектны тикшерергә кереште. Тәкъдимнәр озак көттермәде. Дискуссиядән соң һәр команда шәһәрнең коену урынын яхшырту буенча үз фикерен әйтте.
Шәһәр кешеләре машиналар кую урынын киңәйтергә, медпункт һәм полиция посты булдырырга, көймәләр һәм катерлар өчен причал ясарга тәкъдим итте. Балалы аналар өчен бүлмә булдыру, фонтан һәм җәйге кафе төзү дә начар булмас иде.
Лилия Гыйззәтова Кама яры буйларын төзекләндерү проектын үзгәрткәндә лаешлылар тәкъдимнәрен исәпкә алырга сүз бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев