Караны корымнан, ә каләмне каурыйдан ясадык
Хезмәт ветераны Калинина Раида Михайловна истәлекләрен Урта Девятово мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Аврора Хәсәнова язып алган.
Сугыш барган елларда балаларның буш вакытлары әз була, мичкә ягу өчен утын әзерләргә, ашарга пешерергә, мәктәпкә барырга туры килә һәм башка эшләр.
“Минем исемен Раида. Мин 1935 елда Емельяново авылында туганмын. Әмма мин туган авылымда яшәмим, ә Урта Девятовода көн итәм. Минем дә бала чагым, әгәр сугыш булмаса, гадәти булыр иде. Бу сугыш начар дигән мәгънәдә. Сугыш – бик кыен, авыр һәм борчулы вакыт. Мин сугыш башлану хәбәрен ишетүне хәтерләмим. Икенче сыйныфта укуымны гына беләм. Анда без сугышка әтиләребезгә, абыйларыбызга, абзыйларыбызга хатлар яздык, кемнең сугышта кеме бар шуңа атап яздык. Минем олы абыйларым булмады, әтием киткәнен бөтенләй белмим. Үз абзамны бик яраттым, ул минем әти урынына булды.
Бакчада үстерелгән бар нәрсәне без фронтка, солдатларга җибәрдек.
Сугыш вакытында кыш бик тә салкын булды, без мәктәптә киенеп утырдык, бияләй киеп яздык. Язарга кара юк иде, без аны корымнан ясадык. Каләмне нечкә таякка бәйләп каурыйдан, дәфтәрләрне газетадан ясадык.
Безне мәктәптән урманга мичкә ягу өчен ботаклар җыярга алып бардылар. Без басуда башаклар да җыйдык. Әни миңа сумка бәйләде, мин аларны шуңа җыйдым. Без бу башакларны складка тапшырдык. Аннан соң чират торып ярты уч төбе кадәр ипи телеме алдык. Безгә ипигә бал ягып бирделәр, шуны ашадык. Гомумән безнең авылда азык-төлек әз булды. Бакчада үстерелгән бар нәрсәне фронтка, солдатларга җибәрдек. Үзебез үлән ашы, чи үлән белән тукландык. Басуларда черегән бәрәңге җыйдык, аны киптердек, төеп он ясадык һәм коймак яки кесәл пешердек. Кешеләрнең өйләр буйлап йөрүләрен һәм тәрәзәләрне, аларның капкачларын ябарга кушуларын хәтерлим, бу өй өстеннән очкан самолетлар ут күрмәсен өчен кирәк була. Безнең буш вакыт булмады диярлек, мичкә ягарга утын җыярга, ашарга әзерләргә, мәктәпкә барырга һәм башкалар.
Менә миңа 10 яшь тулгач 1945 елның 9 май көне – Җиңү көне җитте. Бар кеше:”Сугыш беткән! Сугыш беткән!” дип кычкыра.
Барыбыз сөенде, күңел күтәрелде. Ул көн матур, аяз, җылы иде. Минем абзам да сугыштан кайтты. Бу куркыныч тарихның азагы бәхетле...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев