Каравон-2021 рәсми рәвештә ачылды
Никольскийның үзәк мәйданында «Каравон-круг жизни» театральләштерелгән тамаша башланды.
Рус фольклоры бәйрәме шатлыклы авазлар һәм чаң чыңы белән ачылды һәм театральләштерелгән пролог белән дәвам итте. Җирле мәдәният йорты каршындагы төп концерт мәйданчыгында фольклор коллективлары музыка һәм бию телендә берничә гасыр дәвамында яшәп килгән бәйрәмнең тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.

Аннары сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов, Илдус Зарипов һәм башка чакырылган кунаклар чыкты. Алар район халкын һәм чакырылган кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм бөтен Татарстанның мәдәният хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Никольский күңелле музыка һәм дәртле биюләр феериясенә күмелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев