Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Карбызлы бомба

Хәвефле хәбәр 112 ашыгыч ярдәм телефонына килә. Аны 21 августта 15.00 сәгатьтә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге дежур частенә, МЧСка һәм башка хезмәтләргә җибәрәләр. Гражданин М. үзәк универмаг янындарак урнашкан җиләк-җимеш сата торган ларек янәшәсендәге КамАЗда карбызлар арасында шартлаткыч матдә куелган дип хәбәр итә. Территорияне әйләндереп алу, куркыныч урыннан халыкны...

Хәвефле хәбәр 112 ашыгыч ярдәм телефонына килә. Аны 21 августта 15.00 сәгатьтә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге дежур частенә, МЧСка һәм башка хезмәтләргә җибәрәләр. Гражданин М. үзәк универмаг янындарак урнашкан җиләк-җимеш сата торган ларек янәшәсендәге КамАЗда карбызлар арасында шартлаткыч матдә куелган дип хәбәр итә.

Территорияне әйләндереп алу, куркыныч урыннан халыкны күчерү буенча ашыгыч чаралар күрелә. Тиз арада шартлаткыч матдәләр эзләүгә өйрәтелгән эт белән кинолог килеп җитә.Террорчылык хәвефен кисәтү һәм аның мөмкин булган нәтиҗәләрен бетерү буенча операция рекордлы кыска срокта үткәрелә. Нәтиҗәдә яшелчә павильонында да, карбызлар төялгән йөк машинасында да, гомумән, әйләнә-тирәдә бернинди бомба һәм шартлаткыч матдә булмавы ачыклана. Явыз ниятле кешенең теракт янавы турындагы хәбәре ялган булып чыга.

Тикшерү барышында хәвефле шалтыратуда электә хөкем ителгән граждан М. гаепле булуы ачыклана. Шунысы ачык, шикле предметлар булганда, аеруча кеше күп җыела торган урыннарда, уяу булу кирәк. Бу вакыйга районның ашыгыч хезмәтләре әзерлеген тикшерү генә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево undefined