Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Казан мэры Илсур Метшин мохтаҗларга ярдәм үзәгендә булды

Метшин билгеләп үткәнчә, татарстанлылар һәрвакыт «Кеше приютына» ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Быел «Кеше приютына» биш ел тула. Ул «Игелекле Казан» хәйрия оешмасының бер өлеше булып тора. Бу вакыт эчендә активистлар 1,4 миллионнан артык ризык өләшә һәм 47 меңнән артык мохтаҗны төн кунарга тәэмин итә алды. 

Хәзерге вакытта Татарстанда ризык тарату өчен тугыз пункт эшли, шуларның алтысы Казанда. Азык-төлек таратудан тыш, шулай ук торак корпуслар, кер юу бүлмәсе, мунча, кием тарату павильоны, чәчтарашханә һәм башка уңайлыклар урнашкан.

«Бу бик мөһим, алар үзләре генә калмыйлар һәм һәрвакыт «Кеше приюты» на яки "Игелекле Казан"га мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә һәм бергә эшләвебезне дәвам итәрбез", — диде Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Игелекле Казан» «Кеше приюты»