Казан университеты конкурсында Лаеш районы тугызынчы сыйныф укучысының фәнни эше югары бәяләнде
Казан федераль университетында (КФУ) «Лобачевский. Прорыв» фәнни тикшеренүләр конкурсы узды.
Аның максаты — мәктәп укучыларын фән белән кызыксындыру һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерү. Конкурска барлыгы өч меңгә якын фәнни эш тапшырылган иде, финалга Россиянең 65 төбәгеннән 1400гә якын укучы узды.
Рождествено мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Рөстәм Шәңгәрәев «Физика һәм астрономия» секциясендә илебезнең 20 төбәгеннән (Якутиядән Калининградка кадәр) килгән 8–11 сыйныф укучылары арасында өченче урынны яулады. Аның «Кояш-Җир системасының L3 Лагранж ноктасы белән элемтә урнаштыру» («Установление связи с точкой Лагранжа L3 системы Солнце-Земля») дигән фәнни эше югары бәяләнде. Рөстәм дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән, ә аның фәнни җитәкчесе Лидия Соколова грамоталар белән бүләкләнде.
Конкурс 2025/2026 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлегенә кертелгән. Җиңүчеләргә һәм призерларга КФУга укырга кергәндә өстәмә 10 (8) балл биреләчәк.
Фото: Рождествено мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев