Кече Елга җирлегендә талантлы кешеләр яши
Ирек Гайнетдинов берничә ел элек үз тормышын иҗат белән бәйләгән.
Агач остасының эшләре функциональлеге һәм эстетикасы белән аерылып тора.
Быел останың коллекциясе чаңгы өчен уңайлы аскуйма белән тулыланды.
Әмма аның эшләре моның белән генә чикләнми — Ирек сәгатьләр, календарьлар, брелоклар, тастымаллар савыты, китап тышлыклары һәм Коръән аскуймалары ясый.
Ул эш өчен каен фанера һәм ЧПУ технологиясе белән заманча лазер станогын куллана. Бу аның эшләнмәләренең барлык элементларының югары төгәллеген һәм сыйфатын тәэмин итә.
Ирек эшләнмәләре интерьерның бик яхшы бизәге яки, ул, гадәти булмаган бүләк булып тора. Талантлы оста үзе өчен кулдан эшләнгән уникаль әйберләр ясау дөньясын ачты!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев