Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кече Елга мәдәният йортының яңа тормышы

Еллар узу белән Кече Елга авыл мәдәният йорты сизелерлек тузды. Менә хәзер анда капиталь ремонт бара. Кече Елга авыл мәдәният йорты үз ишекләрен 1984 елның 31 декабрендә ача. Шул вакыттан ул авылның иҗтимагый үзәгенә әйләнә. Монда гражданнар җыеннары һәм сайлаулар үтә, бәйрәмнәр һәм концертлар уза. Җирле иҗат коллективлары спектакльләр куялар...

Еллар узу белән Кече Елга авыл мәдәният йорты сизелерлек тузды. Менә хәзер анда капиталь ремонт бара.

Кече Елга авыл мәдәният йорты үз ишекләрен 1984 елның 31 декабрендә ача. Шул вакыттан ул авылның иҗтимагый үзәгенә әйләнә. Монда гражданнар җыеннары һәм сайлаулар үтә, бәйрәмнәр һәм концертлар уза. Җирле иҗат коллективлары спектакльләр куялар һәм республика бәйгеләрендә катнашалар.

-Бездә халык театрының балалар һәм өлкәннәр труппасы эшли, - дип сөйли мәдәният йорты мөдире Равилә Кадыйрова. - Алар "Иделкәем" балалар театр конкурсында һәм төбәкара "Идел йорт" театр коллективлары фестивалендә катнашалар. Авылда яшәүчеләр дә җирле артистларны ярата: спектакльләрдә һәрчак тамашачылар күп була.

Авыл халкының үзешчән сәнгатьне үстерүе бик тә яхшы. Бина гына еллар үтү белән яңармый. Ул искерә бара.

-Мин монда 22 ел эшлим инде, дип сүзне дәвам итә Равилә Җәүдәтовна. - Кышлый бинада һәрчак салкын булды. Су белән тәэмин итү җитеп бетми. Шул еллар эчендә бер тапкыр түбәне яңадан яптылар һәм ут чыбыкларын алыштырдылар. Аннан шактый вакыт үтте. Кече Елгада да мәдәният йортының яхшы булуын телибез.

Равилә Җәүдәтовна мәдәният йорты мөдире булып ике ел гына эшли. Ул ярдәм сорап Лаеш район башкарма комитетына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә Кече Елга мәдәният йортын 2017 елда авыл клубларын төзү һәм ремонтлау республика программасына кертәләр.

-Безнең үтенечкә битараф калмаган һәм"Авыл клублары" программасына кертүдә ярдәме өчен Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтлебез, - ди мәдәният йорты мөдире. - Үз көчебез белән барысын ремонтлый алмас идек.

Эш фронты зур. Төзүчеләр эшне сыйфатлы итеп башкарырга ышандыралар.

-Бинаның түбәсе ябылды инде, - дип аңлата Равилә Кадыйрова. - Яңа ишекләр, пластик тәрәзәләр куйдылар һәм җылыту системасын алыштырдылар. Су агу торбалары куелды. Алда электрүткәргечләр ремонтлау, су һәм канализация үткәрү эшләре көтә. Актлар залында яңа сәхнә барлыкка киләчәк. Мебель тулысынча яңартыла. Территория төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре башланды гына, ә без үзгәрешләрне көтәбез.

Эшләр бара дип Кече Елга мәдәният йортында тормыш тукталмаган. Яшь артистлар репетицияләргә йөриләр. Китап укучылар яңа китаплар һәм журналлар алу өчен китапханәгә киләләр.

-Безнең өчен бу зур вакыйга, - дип үз фикерләре белән уртаклаша китапханәче Резеда Сибгатова. - Мәдәният йорты - ул авылның йөзе. Ә монда актив, проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә торган халык яши. Балалар да шундый булып үсә: түгәрәкләргә йөриләр, китап укыйлар,музейга киләләр.

Берничә айдан Кече Елга мәдәният йорты танып булмаслык үзгәрер. Халык театры артистлары бу вакытка яңа мәдәни программа әзерләргә җыеналар.

-Яңартылган мәдәният йорты ачылу онытылмаслык булыр дип ышандырабыз, диде Равилә Җәүдәтовна. - Кече Елгада талантлы кешеләр күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район