Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кечкенә блокадачы тарихы

Ленинградның кечкенә яшәүчесе Лидия Алексеевна Корнеевага 1941 елның февралендә дүрт яшь була.

Июньдә сугыш башлана, ә сентябрьдә шәһәр камалышта кала. Әлбәттә, Лида гаиләсе, үзенә нинди куркыныч янавын аңлый алмый. Бала хәтере зур булмаган вакыйгаларны гына истә калдыра. Менә ул өстәл артында утыра һәм ясмык чүпли. Әниең юк, диләр: ипигә чират торганда үлгән. Менә күршесе аны җитәкләп зур пароходка алып бара.

-1942 елның августында безнең күрше эшләгән заводны Казанга эвакуациялиләр. Ул үз белән мине дә ала, безнең гаиләдән иң кечесе мин булам, - дип сөйли Лидия Алексеевна. – Ладога аша чыктык. Безне бомбага тотуларын хәтерлим. Куркыныч шартлаулар, көчле гөрселдәүләр. Аннан су өстеннән балалар панамалары, уенчыклар, аяк киемнәре... йөзде.

Казанда Лида балалар йортында була. Аның бәхетенә каршы 1944 елда бу кызны балалыкка алган гаилә табыла. Ул мәктәпне тәмамлый, кияүгә чыга, технология институтына укырга керә, кызы туа. Әмма балачак истәлекләре тынгы бирми. Аның төшенә зур гаилә һәм әти-әнисе, аларның эшкә китүләре, ә аларның, биш баланың, өйдә калулары керә.

Лидия Алексеевна үз туганнарын табарга омтыла, әмма уңышлы булмый. Күпмедер вакыт үткәч кызны балалыкка алганда фамилиясен дә, исемен дә, әтисенең исемен дә, туган көнен дә үзгәртүләре ачыклана: Мясникова Лидия Федоровнадан ул Елена Алексеевна Колдобага әйләнә. Ленинградка үтенеч җибәрә. Почта ящигыннан кире адресы Ленинград булган конвертны алганда Ленаның йөрәге чыгам-чыгам дип тибә. Елена Ленинградка барырга карар итә. Шактый еллардан соң абый белән сеңел очраша. Бар туганнардан алар икәү калганнар: олы абыйсы сугышта һәлак булган, ул вакытка калган абый, апалары да үлгән була.

Елена исемен, фамилиясен алыштыра һәм яңадан Лида була. Хәзер ул кызы белән Сокурыда яши. Күзләреннән җылылык бөркелгән матур ханым күп кыенлыклар кичергән.

-Без бай яшәмәдек, әмма бәхетле булдык, чөнки намус белән эшләдек, кешеләргә карата ачу сакламадык һәм кыен чакларда бер-беребезгә ярдәм иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары