Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күңел картаймый

Зәкәрия Шәрипов үзенең актив тормыш позициясе белән бар районга билгеле. Ул 1946 елның 13 ноябрендә Оренбург өлкәсендә туган. 1953 елда Дүсмәт җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, 1960 елда мәктәпне бишкә генә тәмамлый һәм укуын күрше авылдагы Воздвижение урта мәктәбендә дәвам итә. 1963 елда В.П.Чкалов исемендәге Оренбург дәүләт педагогика институтына...

Зәкәрия Шәрипов үзенең актив тормыш позициясе белән бар районга билгеле.

Ул 1946 елның 13 ноябрендә Оренбург өлкәсендә туган. 1953 елда Дүсмәт җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, 1960 елда мәктәпне бишкә генә тәмамлый һәм укуын күрше авылдагы Воздвижение урта мәктәбендә дәвам итә.

1963 елда В.П.Чкалов исемендәге Оренбург дәүләт педагогика институтына физика-математика факультетының физика бүлегенә укырга керә. Уку елларында җәмәгать эшләрендә актив катнаша: группа профоргы һәм институтның профсоюз комитеты әгъзасы була. Диплом алгач өч ел физика укытучысы булып эшли.

1970 елда Лаеш районына күчеп килә, 1980 елгача Столбище мәктәбендә физика укыта. Аннан соң Кече Елга һәм Никольский урта мәктәпләрендә директор булып эшли. 30 елдан артык Лаеш муниципаль районы мәктәпләре физика укытучылары методик берләшмәсенә җитәкчелек итә.

1989 елда Зәкәрия Нәгыймҗанович Олы Кабан сигезьеллык мәктәбенә күчерелә. Ул анда эшләгән 16 ел эчендә сигезьеллык мәктәп урта мәктәпкә әйләнә, 3 укытучы вуз тәмамлый, ә төрле елларда мәктәпне тәмамлап югары педагогик белем алган 8 кеше үз мәктәпләренә эшкә кайта. Зәкәрия Шәриповның тормыш кредосы: "Кеше даими үсәргә, камилләшергә, яңа нәрсәләр белергә омтылырга тиеш". 2001 елда аның хыялы чынга ашты: Олы Кабанда яңа мәктәп төзелде, Лаеш сәнгать мәктәбе филиалы ачылды.

2005 елда Зәкәрия Нәгыймҗанович сәла-мәтлек торышы буенча җитәкче вазифадан китте, әмма мәктәптә физика укытуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район