Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күңелдәге иман белән

Күңелдәге иман белән Могҗизалар тудыручы Николай храмы гөмбәзенә өч хач урнаштырдылар. Чиркәү янына жыелган кешеләр догалар укыдылар. Балалар алтын гөмбәзчекләрдәге хачларны кызыксынып күзәттеләр. Сергей атакай белән эшчеләр аларны собор гөмбәзенә урнаштырырга әзерләделәр. "Лаешның православие динендәге кешеләре өчен бик зур вакыйга" - тантанада катнашкан бар кешенең фикере шундый. -Бер көндә өч...

Күңелдәге иман белән

Могҗизалар тудыручы Николай храмы гөмбәзенә өч хач урнаштырдылар.

Чиркәү янына жыелган кешеләр догалар укыдылар. Балалар алтын гөмбәзчекләрдәге хачларны кызыксынып күзәттеләр. Сергей атакай белән эшчеләр аларны собор гөмбәзенә урнаштырырга әзерләделәр.

"Лаешның православие динендәге кешеләре өчен бик зур вакыйга" - тантанада катнашкан бар кешенең фикере шундый.

-Бер көндә өч хач урнаштырдылар - без, Лаешның җирле халкы өчен бәйрәм түгелмени бу? - ди Татьяна Никиткова. - Зур, якты бер хис туа.

Валентина Тифорова да аның белән килешә.

-Мин 1956 елда әлеге храмнан гөмбәзләрне ничек бәреп төшергәннәрен хәтерлим. Миңа ул чакта алты яшь иде, - дип әңгәмәгә кушыла ул. Һәм менә күпме вакыт узгач собор аякка баса, яңара.

Гөмбәзләрне Казанда ясыйлар. Хачлар Лаешта эшләнгән. Мәскәү астында аларга алтын йөгертәләр. Болар барысы да мәхәллә кешеләре һәм меценатлар акчасына башкарылган.

Тантанада катнашкан Лаеш кешеләре хачларга һәм гөмбәзләргә куллары белән кагылдылар, дога кылдылар.

-Бүген үзенчәлекле көн, - дип ышана Сергей атакай. - Ходай безгә бу эшкә 27 сентябрьдәге изге бәйрәм көнендә фатиха бирде. Әлеге изге эшкә катнашы булган бар кешегә рәхмәт. Барысын да исемләп санарга кирәкми дип уйлыйм: Ходай һәркемнең эшләрен үзе күрә. Иң мөһиме шунда: без үзебез Татарстан дип аталган зур йортта тату яшибез һәм анда тәртип урнаштырырга тырышабыз. Безнең храмда мөселманнар да, православиелеләр дә иңне-иңгә куеп эшли: стеналар күтәрәләр, соборның түбәсен ябалар һәм һәркем әлеге уртак зур эшкә бик теләп үз өлешен кертә. Хәзерге дөньяда зур кыйммәтләрне: игелек, мәрхәмәт, кайгыртучанлык, үзара аңлашу һәм үзара ярдәмне саклау зарур. Храм яңару белән бергә безнең күңелләребез дә яңарсын иде. Алар чистарсын һәм яхшырсын, ә әйләнә-тирәбез - яктырак һәм матуррак була барсын.

Хәзер соборның кояшта ялтырап торучы дүрт "алтын" хачы бар. Шундый ул балкып торучы гөмбәзләрдә алар яңаручы Россияне, аның күп гасырлык традицияләренә кире кайтуны символлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев