Хат аша мәхәббәтеңне аңлат
Бик тиздән, 8 октябрьдән 14енә кадәр Халыкара хат атнасы билгеләп үтеләчәк. Шуның белән бәйле төстә безнең газета “Хат аша мәхәббәтеңне аңлат” акциясе турында игълан итә.
Әгәр сез 9 октябрьдән 11енә кадәр редакциягә үзегезнең мәхәббәт аңлатуыгызны җибәрсәгез – кемгә булуы мөһим түгел (сөйгән кызыгыз яки егетегезгә, әти-әниегезгә, әби-бабагызга, укытучыгызга, остазыгызга, мәктәбегезгә), сезне бонус - 50% ташлама көтә. Үзегезнең хатларыгызны түбәндәге адреска җибәрегез: 422610, Лаеш шәһәре, М.Ульянова урамы, 56 йорт яки электрон адреска: novayakama@yandex.ru.
Сорауларыгыз туса 8(84378) 2-58-39 телефоны аша шалтыратыгыз.
Акцияне оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - “Кама ягы” газетасы редакциясе.
Реклама хокукында. 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев