Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Киләчәккә хыял белән

Лаешта Державин мәйданында "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы төстә портфельләр тапшырылды. Бу акция Татарстанда яхшы гадәткә әйләнде. Менә ун ел инде анда дәүләт хакимияте вәкилләре, бизнесменнар, җәмәгать оешмалары, сәяси партияләр һәм гади гражданнар катнаша. Уртак тырышлык белән районда 580 мең сумнан артык акча җыелган,...

Лаешта Державин мәйданында "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы төстә портфельләр тапшырылды.

Бу акция Татарстанда яхшы гадәткә әйләнде. Менә ун ел инде анда дәүләт хакимияте вәкилләре, бизнесменнар, җәмәгать оешмалары, сәяси партияләр һәм гади гражданнар катнаша. Уртак тырышлык белән районда 580 мең сумнан артык акча җыелган, аларга аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ләргә мәктәп кирәк-яраклары һәм укучылар өчен спорт инвентарьлары алынган.

Шәһәрнең төп мәйданы кояшлы һәм эссе җәй көнендә шарлар һәм матур төсләр белән бизәлгән. Күңелле музыка яңгырый, ә аниматорлар кунакларны дәртле биюләр белән сөендерделәр. Барысы тантана гаепчеләре килүне көтә. Берничә көннән парта артына утырасы кызлар һәм малайлар өчен әкият геройлары - Карлсон, Убырлы карчык һәм башкалар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Алар балалар белән табышмаклы уен үткәрделәр. Әкият геройлары булачак укучыларның тырышып укуларын һәм яраткан китаплары геройларын онытмауларын теләделәр. Артистларның музыкаль номерлары да яшь тамашачыларга багышланды.

Булачак беренче сыйныф укучыларын Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев котлады.

-Район мәктәпләренә укырга килүче балалар саны елдан ел арта, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән мәгарифне үстерү өчен күп эшләнә. Сезнең белем дөньясына мавыктыргыч сәяхәтегез башлана. Сезгә күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк, укырга һәм язарга өйрәнү белән бергә уйларга, карар кабул итәргә һәм командада эшләргә өйрәнергә кирәк булачак. Мәктәпне әзерлекле һәм төрле яктан үскән кешеләр булып тәмамларсыз дип ышанам, чөнки сез - илебезнең киләчәге. Олимпиадаларда, конкурсларда һәм спорт ярышларында катнашыгыз, булачак һөнәрегезне сайлагыз һәм һәрчак белем алырга омтылыгыз.

ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова үз чыгышын яшь укчыларның әти-әниләренә юллады.

-Мин кызымның үсеп җитүен һәм хәзер башка шәһәргә укырга китүен сизми дә калдым, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Эльвира Рафаилевна. - Әйтерсең, кичә бала беренче мәртәбә мәктәпкә барды, ә берсе көнгә аны тәмамлады. Безнең бик тиз үзгәргән дөньябызда уку - иң мөһиме. Кеше шәхес буларак мәктәптә формалаша башлый. Бу катлаулы һәм кызыклы процесс, зирәк ата-аналар үз балаларын хуплау белән бергә шушы унбер елны алар белән тагын бер тапкыр укыячаклар.

Булачак беренче сыйныф укучысы комплектына уку-язу әсбапларыннан кала спорт костюмы, кроссовка, тимераяк, малайлар өчен хоккей таягы һәм кызлар өчен бадминтон ракеталары керә. Бүләк тапшыру өчен исемнәрен атаганда балалар үзләрен төрлечә тоттылар. Кайберләре югалып калды, ә икенчеләре киресенчә, бүләк биргән өлкәннәр янына кыю килделәр һәм аларның кулларын кыстылар һәм хәтта фотога төштеләр. Тантанада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты. Малайлар һәм кызларга татлы сувенирлар да бүләк иттеләр.

-Безне гади булмаган тормышта мохтаҗларга адреслы ярдәм аеруча мөһим, - дип мөрәҗәгать итте ата-аналар исеменнән сүз алган Юлия Панкова. - Бу безне берләштерә, җәмгыятьтә игътибар һәм кайгырту атмосферасы булдыра. Баланы мәктәпкә җыю җиңел түгел, әмма район җитәкчелеге ярдәме белән бу мөмкин булды. Акциядә катнашучыларның барысына бик зур рәхмәт.

Чара истәлеккә фотога төшү һәм Ринат Хәйруллин башкаруында дәртле бию белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined