Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Комлы Ковали мәктәбенә 150 ел

​​​​​​​Мәктәп үзенең педагогик составы, дус һәм бердәм коллективы, талантлы укучылары белән дан тота.

Гасыр ярым эчендә мәктәп берничә мәртәбә оештыру-хокукый формасын үзгәртә, бер урыннан икенчесенә күчә, үзгәрә, зурая һәм төзелә, әмма районда иң яхшыларның берсе булып кала бирә. Мәктәп коридорлары буйлап үткәндә аның коллективының үз эшен яратуы сизелә. Коридорларда матур итеп эшләнгән мәгълүмати стендлар, мактау тактасы, ә спорт залында робототехниканың мини-күргәзмәсе һәм импровизацияләнгән тир. Яңа ел якынлашуы да сизелә: бина матур утлардан балкып тора, ә биналарда матур чыршылар урын алган.

Бәйрәм программасын алып баручылар ачты, алар рус һәм татар телләрендә чакырылган кунакларны сәламләделәр. Аның уку-оештыру , мәдәни һәм спорт эшчәнлегендә катнашкан барлык кешеләрне мәктәп юбилее белән котладылар.

Аннан соң сәхнәгә укырга теләмәгән әкият герое Вовка чыкты. Укуның авыр йөк булуы турында сөйләнеп ул мәктәп директоры Нинель Минһаҗеваны очратты. Ул Вовкага мәктәп ачылган көннән хәзергә кадәр мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим итте. Директор Комлы Ковали мәктәбенең тырыш укучылары һәм укытучылары белән таныштырды, ә Вовка укуның һәм мәктәпкә йөрүнең кызыклы һәм мавыктыргыч булуын аңлады.

Бәйрәм кунаклары үткән елларны, Бөек Ватан сугышына киткән һәм әйләнеп кайтмаган укытучылар һәм укучыларны, Әфган сугышын үткәннәрне искә алдылар. Мәктәп тарихында эз калдырган кешеләрнең йөзләре экранда күрсәтелде.

Мәктәпнең тату коллективы үзләренең актлар залында искиткеч номерлар күрсәттеләр. Укытучылар һәм балалар бәйрәм программасын алып бардылар һәм төрле телләрдә җырлар башкардылар. Концерт костюмнары, реквизитлар аеруча  матур, ә талантлы чыгышларны мактап бетерә торган түгел.

Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков юбиляр мәктәпкә уңышлар һәм матур киләчәк теләде. Район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән ул 50 000 сумга сертификат тапшырды.

Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова җирле мәктәп белән тыгыз элемтдә. Ул монда укыган да, укыткан да, ә аның әнисе монда ук башлангыч сыйныфларны укыткан. Надежда Сергеевна туган мәктәбенә уңышлар, коллективның дус һәм бердәм булуын, укучылар һәм укытучылар арасында үзара аңлашу булуын теләде.

Лаеш район Советы депутаты Виктор Рябов бу мәктәптә үткәргән елларны исенә төшерде. Аның сүзләре буенча, кыш көннәрендә сыйныфта иң яхшы урыннар мич янында була. Виктор Николаевич иҗат уңышлары теләде һәм туган мәктәбенә туплар бүләк итте. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, ә хәзер Казан ВУЗларында белем алучы студентлар үз рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бүләкләү тантанасы истә калырлык булды. Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова укытучыларга, шулай ук ветераннарга һәм элекке хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм акчалата призлар тапшырды.

Чара фотосессия белән тәмамланды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы да бар иде. Алар чакырылган бар кешегә бүләк алып килгәннәр – мәктәп формасын хәтерләткән биниһая зур торт.

Бәйрәм чәй эчү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Комлы Ковали мәктәбенә 150 ел