Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Кошларны ашату буенча укучылар эше йомгаклары

Без газетабызда Олы Кабан мәктәбе укучылары көче белән кошларны ашатуны оештыру турында язган идек инде. Хәзер йомгаклар ясар вакыт җитте.

Альберт Кольцов

Азыклар салган кормушкаларны 2021 елның 3 декабрендә урнаштырган идек. Беренче көнне аларга дүрт кош килде, ә 20 декабрьгә аларның саны 18 иде (12 чыпчык һәм 6 песнәк). “Ашханә”гә килүче кошлар саны гел арта барды. Мәсәлән, 2022 елның 4 гыйнварына тагын 2 кызылтүш, ә 8 гыйнварда 3 миләш чыпчыгы кушылды.

2022 елның 9 гыйнварында ашарга салырга килгәч, мин биек каенда безнең авыл өчен таныш былмаган кошлар күрдем. Болар чинар чыпчыклары (зеленушки) иде – зур булмаган кошлар, чыпчыктан кечерәк, тыгыз гәүдәле, кыска, ләкин нык аяклы, зур булмаган койрыклы кошлар, алар очканда уенты ачык күренә. Өске өлешендә каурыйлары – саргылт яшел, түбән өлеше – күксел ак. Шул көннән башлап чинар чыпчыклары безнең даими кунакларга әйләнде.

 Берничә көн дәвамында мин көн саен балалар ашханәсендә тукланучы кошларның санын билгели алдым. Бу вакытка алар 52гә җитте: 26 чыпчык, 7 чинар чыпчыгы, 14 песнәк, 3 миләш чыпчыгы һәм 2 кызылтүш. Кошларны көн саен ашаттык. Безнең исәп буенча 54 килограммнан артык азык тотылды: моңа катнаш азык, бодай, арпа, тары ярмалары, миләш, ипи, күркәләр һәм башкалар керде.

Кошлар ашатуда икенче һәм өченче сыйныф укучылары актив ярдәм итте. Икенче сыйныф укучылары арасыннан Кәрим, Тимур һәм Әминәне,  өченчеләр арасыннан Шамил, Алия, Карина, Рәйсә, Тимур, Дамир, Раяз, Ранел, Амиләне билгеләп үтәсем килә. Педагоглар да читтә калмады. Биология укытучысы Лариса Афанасьева һәр иртә кошларга азык алып килде. Ә татар теле укытучысы Гөлсинә Нигъмәтҗанова мәктәп балаларын оештырды һәм кошларны ашатуда катнашты. Мин оештыручы хокукында көн саен кормушкаларны күзәттем, азык алып килдем, кошлар “ашханәсе”нә килүчеләр санын алдым.

Әмма болай ашатканда да табигать үз эшен эшли. Март башыннан кошлар саны кими башлады. Беренче булып бездән чинар чыпчыклары китте. Аннан песнәкләр үз җырларын башкарып һәм дус кызларын чакырып урманга очтылар. Чыпчыклар да үз парларын билгеләгәч, оялар кору өчен урыннарга киттеләр. Апрельдән азык тоту шактый кимеде.

Хәзер барлык бу 52 кош, үз гаиләләрен ясап кошчыклар чыгарачаклар. Һәр кош гаиләсе 3-5 кошчык чыгара. Көзгә кошлар саны артыр дип өметләнәбез. Хәзер кошлар арту динамикасын белгән укучылар мондый ашханәләрне яңа уку елы башыннан ук урнаштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кошларны ашату буенча укучылар эше йомгаклары