Козгын
Козгын турында никадәр әкият, уйдырмалар бар. Һәм бу очраклы да түгел. Ул чем-кара төсе, ялтырап торган каурыйлары белән аерылып тора.
Альберт Кольцов
Козгын ала каргадан шактый зур. Аның томшыгы туры, көчле, ә томшыгы астындагы озынча, тырпаеп торган каурыйлары сакалны хәтерләтә. Канатлары киңлеге 125 сантиметрга җитә. Тыныч, тиз оча, аларга очыш вакытында катлаулы фигуралар ясау хас. Козгын һөҗүм иткәндә һәм өстән чуку өчен якынайганда козгын тиз арада аякларын өскә күтәрә һәм үзен дошман һөҗүменнән саклый. Аларга хас булган тонык “кррак-кррак” дип каркылдавы кара козгынга бәла хәбәрче дигән тамга салган.
Ул азык эзләп басулар өстеннән ерак араларга оча. Бу кошлар зур төркемнәргә сирәк җыелалар, гадәттә парлап яшиләр. Аларның берсе биек агачка кунып үзенең гыжлаган авазы белән кычкырса, ә ул еракларга тарала, шунда ук икенчесе килеп җитә.
Саклык буенча козгын үзенең барлык кардәшләрен уза, ул барлык тирә-якны җентекләп тикшереп чыккач кына җиргә төшә.
Козгынның бар нәрсәне ашый алуы гаҗәпләндерә. Ашарга яраклы бер нәрсәдән дә баш тартмаган башка кош юктыр, мөгаен. Аның рационына җимешләр, бөҗәкләр, әкәм-төкәмнәр, суалчаннар, умырткалы вак җан ияләре керә. Ул үзеннән зур кошларга һәм имезүчеләргә һөҗүм итә: куяннан кыр тавыгына кадәр. Кышкы чорда ит комбинатлары чүплекләрен үз итә.
Козгын оясы шактый зур һәм берничә елга ясала, безнең якларда гадәттә биек агачларда була. Ояны чыбык-чабак, коры үлән, хайваннар йоннарын файдаланып коралар. Алар 5-6 көрән таплары булган яшкелт йомыркага утыралар. Ана кош утыра һәм бу чорда ата кош аңа ашарга ташый.
Шунысы кызыклы, шушы ук оялард, кырыенда яки аскы өлешендә сыерчыклар һәм козгын тимәгән башка кошчыклар да оялыйлар.
Йомыркадан чыккан кошчыкларга әти-әниләрнең икесе дә тере суалчаннар, бөҗәкләр, тычканнар һәм яшь кош балалары ашаталар, ә билгеле бер вакыттан үләксә кисәкләре алып кайта башлыйлар.
Козгын үләксә тапканда беренче чиратта аның күзләрен чукый, үзен саклау максатыннан аны тулысынча каршы торудан мәхрүм итә. Козгын балалары үскәч әти-әниләре артыннан иреккә чыгалар. Бергәләп болыннарга һәм басуларга очалар, азык эзләргә өйрәнәләр. Ә кич белән барысы бергә туган ояларына җыелалар. Көзгә таба гына козгын балалары мөстәкыйль булалар. Әмма язга кадәр әти-әниләре янында булалар, үз парларын булдыргач кына әти-әниләреннәнтулысынча аерылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев