Күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән вакытыннан алда чыга ала
Күп балалы аналарга пенсиягә вакытыннан алда чыгу нинди критерийлар буенча рәсмиләштерелә — безнең материалда укыгыз.
50 яшьтә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын — кызлар, 56 яшьтә — дүрт балалы әниләр, 57 яшьтә — өч балалы хатын-кызлар пенсиягә чыгарга хокуклы.
Бүгенге көндә Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз вакытыннан алда иминият пенсиясе ала.
Күп балалы ананың вакытыннан алда пенсиясен билгеләү өчен төп таләпләр:
-15 еллык хезмәт стажы,
— 23,4 пенсия коэффициенты булу,
— 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү,
— ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару факты булмау.
Татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталында стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев