Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Куркыныч репрессия еллары

Без менә 26нчы мәртәбә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне үткәрәбез. 1937 ел халыкка каршы террорның иң киеренке чоры булды, ул чакта илебез буйлап массакүләм репрессия дулкыны узды. Мәдинә Сәгыйтова ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасының мактаулы әгъзасы "Халык дошманнары"на каршы көрәштә кешеләр язмышларын җимереп дәүләт машинасы эшкә керешә. Прокурор санкциясеннән...

Без менә 26нчы мәртәбә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне үткәрәбез. 1937 ел халыкка каршы террорның иң киеренке чоры булды, ул чакта илебез буйлап массакүләм репрессия дулкыны узды.

Мәдинә Сәгыйтова

ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасының мактаулы әгъзасы

"Халык дошманнары"на каршы көрәштә кешеләр язмышларын җимереп дәүләт машинасы эшкә керешә. Прокурор санкциясеннән башка кулга алулар, гаепләү нәтиҗәсе булмый торып хөкем итүләр. Яла ягу, әләкләүләр системасы колач җәя.

Язучы Рыбаков "Страх" китабында язганча, галимнәр исәпләүләре буенча 1937-38 елларда җиде миллион кеше кулга алынган, шуларның ике миллионы лагерьларда үлгән һәм бер миллионы атылган. 1937 елның августыннан 1938 елның 6 гыйнварына кадәр Казанда 2570 кеше атарга һәм өч меңгә якыны озак вакытларга ябылуга хөкем ителгән. Лаеш районында шушы вакыт эчендә 334 кешенең мал-мөлкәтен тартып алып Себергә сөргәннәр, 58нче маддә ("халык дошманы" ) буенча 985 кеше хөкемгә тартылган, шуларның 155е атып үтерелгән.

Районның бүгенге ветераннарының күбесенең әтиләре репрессия иттарткычында һәлак булган. Алар арасында партия райкомы секретарьлары, умартачылар, бухгалтерлар, хисапчылар ... бар. "Халык дошманнары" балалары ачы язмыш әзерләгән кимсетелүләрне, кыерсытылуларны татыдылар.

Ул чаклардан 80 ел узды. Тарихны онытмау, киләчәктә яңа репрессия корбаннары булуга юл куймау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: репрессия