Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш чәчәкләрдә

Булачак Лаеш шәһәр көненә багышланган сморт-конкурс шулай дип атала, ул ведомстводагы территорияләрне иң яхшы яшелләндерүгә һәм бизәүгә оештырыла.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә: Лаеш шәһәрендәге бар милек төрендәге оешмалар һәм предприятиеләр арасында; Лаеш шәһәре социаль өлкә учреждениеләре һәм оешмалары арасында һәм Лаеш шәһәрендәге аерым йорт хуҗалыклары арасында.

Конкурста катнашучылар туфрак әзерләү һәм чәчәк түтәлләре һәм чәчәктән композицияләр ясау; үсемлек материалы утырту; конкурс дәвамында һәм чәчәк композицияләрен конкурс комиссиясенә тапшырганчы конкурс композицияләрен карау буенча эшләр башкаралар.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 8 сентябренә кадәр бу адрес буенча кабул ителә: Лаеш, Коммунальная урамы, 3 йорт яки 8(84378) 2-57-77 телефоны аша. Конкурска йомгаклар һәм җиңүчеләрне билгеләү 2022 елның 8 сентябреннән 9ына кадәр.

“Лаеш чәчәкләрдә” конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар 2022 елның 10 сентябрендә Лаеш шәһәр көнендә тантаналы чара барышында истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачаклар.

Конкурс турында нигезләмә “Камская новь”ның http://laishevskyi.ru сайтында “Культура” рубрикасында.

Конкурсны оештыручы – Лаеш шәһәре башкарма комитеты. Конкурсны үткәрү сроклары – 2022 елның 5 сентябреннән 9ына кадәр.

Реклама хокукында 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы лаешта реклама