Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш гимназистлары Кара диңгезгә ял итергә киттеләр

“Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика конкурсында җиңүчеләр Кара диңгез курортларына сәяхәткә киттеләр.

Быелның язында Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясенең 5 «А» классы ата-аналар комитеты “Тату сыйныф серләре” республика конкурсында җиңүче булды. Конкурста җиңгән өчен балалар Анапага сәяхәт белән бүләкләнделәр.

Балаларның хыялы тормышка ашты - балалар диңгезгә сәяхәткә киттеләр. Алар Краснодар ягының Кара диңгез ярындагы балалар лагерьларының берсендә ял итәчәкләр. Әти-әниләр балаларын  аларга ял итү, көч җыю һәм сәламәтлекләрен ныгытуларын теләп озаттылыр.

Фото: Лаеш районы мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш 1 гимназия Кара диңгез