Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш яшүсмерләрен Россиянең танк гаскәрләре белән таныштырдылар

Танкист көнендә «Алтын көз» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балаларга бу төр гаскәрләрнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Балаларга һәм яшүсмерләргә безнең илдә танкистлар һәм танк гаскәрләре көне оештырылуы турында сөйләделәр. Алар бу бәйрәмнең традицияләре һәм йолалары, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә танк гаскәрләренең әһәмияте турында белделәр. Хәзер үсеп килүче буын Россиядә Танкистлар көнен сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтүләрен белә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә узган чара «Танки» фильмын карау белән тәмамланды.

Фото: «Алтын көз» КХСХҮ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Алтын көз ХСХККҮ