Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш: Миләүшә Гыйрфанова яратып иҗат иткән 25 метр матурлык

Лаеш үзәгендәге Лебедева урамындагы 38нче йортның бизәге булып күңелгә ятышлы һәм табигать белән ничектер бик табигый рәвештә кушыла торган якты чәчәк үзәне тора.

Масштаблы чәчәк бакчасын булдыручы Миләүшә Гыйрфанова, «Өй янында чәчәкләр» республика конкурсының «Өй янында иң яхшы чәчәк бакчасы» номинациясендә 18 нче катнашучыбыз.

— Өй янындагы иң яхшы чәчәк түтәле — минеке, — дип шаярта Миләүшә Ильясовна. Ни өчен? Беренчедән, мин аны үзем генә ясадым. Икенчедән, ул бик зур — 25 метр озынлыкта һәм 3-5 метр киңлектә. Өченчедән, мин аны үз тәрәзәләремнән күрмим — ул йортның капма-каршы ягында подъезд каршында, димәк, мин аны үзем өчен түгел, ә кешеләр өчен ясадым.

Фотода: подъезд яны участогы Миләүшә Гыйрфанова утырткан чәчәкләр белән әйләндереп алынган.

Моннан берничә ел элек элеккеге педагог Миләүшә Гыйрфанова ишегалдындагы буш участокны төзекләндерергә уйлаган. Ул беренче эш итеп орлык һәм утырту материалы әзерли башлый. Үсентеләрнең бер өлешен үзе сатып алган, бер өлешен үзе үстергән. Иптәш кызлары, аның ниятен белгәч, аңа чәчәк үсентеләре бүләк итәләр. 

Киләсе этапта клумба проектын уйларга кирәк иде. Аннары үсентеләр утыртырга вакыт җитә.. 

 

Миләүшә, кечкенә үсентеләрне, яраткан баласы кебек,кулына алып, һәркемгә үз урынын билгели. Акрынлап булачак клумбаның контурлары күренә башлый, анда кечкенә шатлык һәм яктылык утраулары барлыкка килә.

— Минем чәчәкләрнең сортлары күп-20 гә якын, ә бәлки 30 да... Мин исәпне югалттым инде, — дип елмая Миләүшә Ильясовна. Нәтиҗәдә 25 метр озынлыктагы шундый матурлык килеп чыкты. Кешеләргә ошый — минем клумбаны карарга, фотога төшү өчен махсус шушы юлдан йөриләр. Ул инде фотозонага әйләнде. Ә мин моңа шатланам гына. 

Шунысын да әйтергә кирәк, Миләүшә Гыйрфанова конкурста үз теләге белән катнашмады: күршеләре басымы белән генә. 

Белешмә өчен: Лаешны яшелләндерү буенча фидакарь хезмәтләре, уңайлы мохит булдыруда актив катнашуы өчен Шәһәр көнендә Миләүшә Ильясовнага ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов грамотасы тапшырылды.
Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш: Миләүшә Гыйрфанова яратып иҗат иткән 25 метр матурлык