Лаеш район мәктәпләрен тәмамлаучылар: алтын медаль ияләре
Медальләр һәм Рәхмәт хатлары район мәдәният йорты сәхнәсендә тапшырылды.

Быел Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаган 20 укучыга яхшы укулары, Олимпиада һәм конкурсларда актив катнашулары өчен бүләкләр тапшырылды. Алар «1 нче дәрәҗә укудагы уңышлары өчен» медале һәм Лаеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты алдылар.

Бу казанышларга балаларның тирән белемнәре һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Без чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның остазларын шушы искиткеч вакыйга белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев