Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы башлыгы укытучылар белән очрашты

Бүген Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елына старт бирелде.

Илдус Зарипов белән очрашуга районның мәгариф оешмалары җитәкчеләре, профсоюз әгъзалары һәм яшь укытучылар чакырылган иде. Аларның һәрберсенең тәкъдимне һәм идеяләре бар иде, алар аны район җитәкчелегенә җиткерде.

Чара тантаналы өлештән башланды. Күптән түгел Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова юбилеен билгеләп үткән. Район башлыгы аны тантаналы төстә котлады.

Аннары сөйләшү формаль булмаган рәвештә дәвам итте. Чәй табыны артында укытучылар Илдус Фатыйх улына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм теләкләрен җиткерә алдылар.

Алар яшь педагогларга ярдәм итү буенча үз вариантларын тәкъдим иттеләр, үз оешмаларын, бигрәк тә балалар бакчаларын матди тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүне сорадылар.

Шулай ук Лаеш шәһәрендә картингчылар өчен трасса төзү һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге өчен аерым бина төзү тәкъдиме дә әйтелде. Гомумән алганда, очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында мәгарифкә зур игътибар бирелүен, ә хәл ителмәгән мәсьәләләр вакыт узу белән хәл ителәчәген билгеләп үттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Илдус Зарипов Педагог һәм остаз елы