Лаеш районы бу айда Kazan Digital Week-2023 халыкара форумын кабул итәчәк
Фәнни-технологик юнәлештәге Форум 2023 елның 20-22 сентябрендә «Казан-Экспо» күргәзмә комплексында узачак.
Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасы астында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыра. «Kazan Digital Week» форумы фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итүгә, импортны алмаштыру мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауга, халыкара хезмәттәшлектә Россия лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитетны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
«Kazan Digital Week-2023» программасы күргәзмә экспозициясен, пленар утырышларны, эш секцияләрен, түгәрәк өстәлләрне, техник визитларны, дискуссияләрне, мастер-классларны, киң мәдәни программаны үз эченә ала. Чаралар интеллектуаль транспорт системалары; Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр; цифрлы индустрия; яңа заманның кибер куркынычсызлыгы һ. б. юнәлешләр буенча төзелгән.
Реклама хокукларында 18+
Фото: Kazan Digital Week
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев