Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы Егорьево авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре алып барыла

Гражданнарның үзара салым программасы авыл халкының көнүзәк проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, авылның һәр балигъ булган кешесеннән җыелачак сумманы (1 төркем инвалидлардан, көндезге уку формасындагы студентлардан, өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күп балалы гаиләләрдән, 80 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш) гражданнар җыеннары барышында халык үзе билгели.Егорьево

Җыелган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелә. Эш фронты шулай ук авыл халкы тарафыннан билгеләнә.Егорьево

Мәсәлән, Каип авылында хәзерге вакытта юл япмасы ремонтлана.Егорьево

Шулай ук бу җирлектә мөселман зиратында контейнер мәйданчыгы төзелгән.

Койма ясау буенча эшләр башланды.Егорьево

Егорьево авыл җирлеге башкарма комитеты игелекле эштә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

Фото: Егорьево авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев