Лаеш районы педагог-оештыручысы «Кеше тәрбияләү» конкурсында билгеләп үтелде
Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы конкурсына йомгак ясалды.
Лаеш районы данын конкурста Нармонка мәктәбенең педагог-оештыручысы Альбина Занина яклады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Альбина Вагисовна «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә өченче дәрәҗә диплом алды.
Фото: Лаеш тәрбиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев