Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районы укучылары Тукайда кунакта булдылар

Пәрәү мәктәбенең «Музей калейдоскобы» түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр, җитәкчеләре Зөлфия Зәйнуллина белән бергә, Казанга мавыктыргыч сәфәр кылдылар.

   Яшь тикшеренүчеләрнең маршруты татар әдәбияты хәзинәсенә — Габдулла Тукайның әдәби музеена барып тоташты. Балалар милли мәдәниятебезнең символына әверелгән бөек шагыйрь дөньясына чумдылар.

Музей стеналарында укучылар Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнделәр, аның балачагы, шәхес буларак калыплашуы һәм халыкны мәгърифәтле итү өчен көрәше турында белделәр. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — балаларның үзләре Габдулла Тукай әсәрләреннән үлемсез юлларны сәнгатьле итеп укулары булды.

Мондый очрашулар — тарихны өйрәнү генә түгел, ә безнең милли үзенчәлегебезне формалаштыручы тамырларга кагылу да. Алар балаларга даталарны һәм фактларны истә калдырырга гына түгел, ә буыннан-буынга күчә торган рух бөеклеген тоярга да ярдәм итә.
Фото: Пәрәү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев