Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы вәкилләре «Мин һәм Кызыл китап» конкурсында җиңделәр

ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетында «Мин һәм Кызыл китап» балалар эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурска 447 белем бирү учреждениесеннән 2323 катнашучы килгән. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм республиканың мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелде. Аларның эшләренең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар. 

«Балалар бакчасы» яшь категориясендә «ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә тамашачылар симпатиясе бүләген «Кояш» балалар бакчасында тәрбияләнүче Платон Романов алды. Кече яшь категориясендә (1-4 сыйныфлар) «ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр» номинациясендә Нармонка мәктәбе укучысы Евгений Демидов җиңде.

Фото: ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев