Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында 2025 елның төп вакыйгалары

Бу ел район халкына нәрсә алып килгәнен искә төшерәбез.

2025 елның 19 мартында Комлы Кавал авылында 220 урынга исәпләнгән «Умка» яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Аны ачуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

2025 елның 9 маенда бөтен Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Кызганычка каршы, районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, әмма аларның батырлыклары истәлеге исән. Хәзерге буыннар фашизм җиңүчеләренең данлы традицияләрен дәвам итәләр.

2025 елның 1 сентябрендә Сокурыда Гавриил Державин исемендәге күп профильле лицей ачылды. Гомуми мәйданы биш мең квадрат метрдан артык булган дүрт катлы яңа корпус 618 укучыга исәпләнгән.

2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар узды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлауга килү 75.81% тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов өчен сайлаучыларның 88% тан артыгы тавыш бирде.

2025 елның 1 октябрендә Усад авылында «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәге ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов булды. Бу балалар һәм өлкәннәрнең күпкырлы үсеше өчен булдырылган заманча белем бирү пространствосы. Монда татар телен һәм традицияләрен саклауга аерым басым ясала.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

2025 елның 15 октябрендә Сокуры авылын урап узу юлын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу төп магистраль җирле халыкның тормышын җиңеләйтте һәм төбәктәге транспорт вәзгыятен яхшыртты, юлларда күп сәгатьлек бөкеләр проблемасын хәл итте.
Фото: Татар-информ

2025 елның 8 декабрендә «Камская новь» газетасы редакциясе беренче саны чыгуга 105 ел тулуны билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» АҖнең «Камская новь» газетасы редакциясе" филиалы баш мөхәррире — җитәкчесе Денис Сухановка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Моннан тыш, Лаеш районы газетасы редакциясенә яңа хезмәт автомобиле дә бирелде.
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында 2025 елның төп вакыйгалары: бу ел район халкына нәрсә алып килгәнен искә төшерәбез.