Лаеш районында авыл җирлекләре депутатларына өстәмә сайлаулар узды
10 сентябрьдә районның биш авыл җирлегендә җирле үзидарә органнары депутатларын сайладылар.
«Кама ягы» хәбәрчесе Нармонкада булды.
Сайлау участогы җирле мәдәният йорты бинасында урнашкан.
1741 нче УИК рәисе Марина Скрипченко сөйләвенчә, исемлектә 175 сайлаучы бар. Берсе беренче тапкыр тавыш биргән. Сигез кеше өйдә тавыш бирү өчен гариза язган.
Нармонка авыл җирлеге депутаты вазифасына ике кандидат дәгъва итә.
Пәрәүдә сайлау участогы шулай ук мәдәният йортында урнашкан.
1757 нче УИК хәбәр иткәнчә, 95 сайлаучы үз тавышларын бирә алган. Участокта төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр дежур торган. Алар хокук бозуларны билгеләмәгәннәр.
Шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларына өстәмә сайлаулар Столбище, Олы Кабан һәм Никольский (Пиголи) авыл җирлекләрендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев