Лаеш районында булачак блогерлар һәм журналистлар җыелды
Матюшинодагы «Волга» яшьләр үзәге булачак журналистлар, рекламачылар һәм блогерлар өчен «Медиа выходные» яңа проект үткәрү урыны булды.
Проектның пилот версиясе республиканың алты муниципаль берәмлеген, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга һәм Лаеш районнарын үз эченә алды. Анда 12-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырылган.

Ике көн дәвамында проектта катнашучылар спикерлар – Татарстанның популяр блогерлары һәм журналистлары белән очраштылар. Алар видеоны ничек төшерергә, монтажларга, бер минут эчендә язма язарга һәм башка күп нәрсәләрне күрсәттеләр. Ике көн эчендә мастер-класслар, лекцияләр узды. Бонус итеп аларга телефонга берничә яңа кушымта эләкте.

Алга таба «Медиа выходные» проектын бөтен республикага масштаблаштырырга планлаштыралар.

Фото: «Волга» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев