Лаеш районында яшь сайлаучылар өчен «Атмосфера-2025» форумы узды
«Идел» яшьләр үзәгенә форумга Татарстанның югары һәм урта махсус уку йортларыннан 50 студент килде.

Яшь сайлаучылар өчен «Атмосфера-2025» проектының күчмә белем бирү форумы интерактив сессияләр һәм дискуссияләр форматында узды. Катнашучылар сайлау хокукының мөһим аспектларына һәм демократик процессларда яшьләрнең роленә игътибар иттеләр.

Студентлар белемнәрен тирәнәйтеп кенә калмадылар, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар белән дә аралаштылар.

Бу онытылмаслык, якты хисләр, яңа белемнәр һәм кызыклы очрашулар белән тулы вакыт иде. Балалар актуаль темалар буенча фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып һәм бер-берсен яңа казанышларга рухландырып, бай көннәр үткәрделәр.
Фото «Идел» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев