Лаеш районында «Яшь тикшеренүче» үсә
җәмгыять

Лаеш районында «Яшь тикшеренүче» үсә

Рождествено мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучысы Рөстәм Шәңгәрәев физика һәм астрономия буенча ике фәнни конкурста җиңү яулады.

Казан федераль университетының IT-лицее базасында "Яшь тикшеренүче«Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсы узды. Аны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырды.
Анда Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Читтән торып уку этабында 403 кеше, көндезге этапта — Россия мәгариф оешмаларыннан 279 укучы катнашты.
Катнашучыларның эшләренә Казанның әйдәп баручы югары уку йортлары: КФУ, КНИТУ-КХТИ, КазГИК, КНИТУ (КАИ) педагоглары, Казан мәктәпләре педагоглары бәя бирде.
Рождествено мәктәбенең 8 класс укучысы Рөстәм Шәңгәрәев «Яшь тикшеренүче» Бөтенроссия фәнни тикшеренү эшләре конкурсында физика һәм астрономия буенча иң яхшысы булды. Фәнни җитәкчесе — Лидия Соколова.
Фото: Рождествено мәктәбе


Лаеш районында «Яшь тикшеренүче» үсә

Нет комментариев