Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында «Яшь тикшеренүче» үсеп килә

Усад прогимназиясе укучысы Марк Катыков «Яшь тикшеренүче» II Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңде.

«Яшь тикшеренүче» икенче Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсы сәләтле балалар өчен шәһәр иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә оештырылды.Конкурс ике этапта: читтән торып һәм күзгә-күз (очный) рәвештә уздырылды. Марк, беренче этапны уңышлы үтеп, конкурсының йомгаклау этабында катнашты. КФУның IT-лицее базасында ул конструкцияләүгә багышланган үз эшен тәкъдим итте. Педагогика фәннәре докторы, КФУның Психология һәм мәгариф институты профессоры Гүзәлия Фәхретдинова җитәкчелегендәге жюри безнең якташыбызның тикшеренүен югары бәяләде.Конкурс нәтиҗәләре буенча Марк Катыков 3–4 сыйныф укучылары арасында җиңүче дип танылды. Аның фәнни җитәкчесе Лариса Ефимова да билгеләп үтелде.Фото: Усад прогимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев