Лаеш районында капиталь ремонттан соң тагын бер ФАП ачылды
Тарлаштагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнгән.
Тарлаш авылының фельдшер-акушерлык пункты 107 кешегә хезмәт күрсәтә. Капиталь ремонттан соң кабинетлар заманчарак һәм уңайлырак булды. Су белән тәэмин итү системасына ремонт ясалган, сантехник эшләр башкарылган, янгын сигнализациясе монтажланган. Эчке эшләр тулысынча эшләнгән: плиткалар түшәлгән, стеналар, идәннәр, түшәмнәр яңартылган.
Эшләр «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хакимият эшенең төп критерие — тормыш сыйфаты һәм әйләнә-тирә мохит. Бу халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә дә кагыла.
Фото: Татарстан Сәламәтлек Саклау Министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев