Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында «Күрше» фестиваленең беренче бәйрәме — «Питрау» халык күңел ачулары

Оештыручылар Усад авылының «Көньяк парк» микрорайонында Уютная урамында Гаилә бәйрәме әзерләгәннәр. Бу «Күрше» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Көньяк парк» та узачак 19 бәйрәмнең беренчесе. Проектны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.

 

Викторина формасындагы өч скоморох Петр һәм Павел славян бәйрәме турында сөйләделәр. Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Солягин «Прогресс ЖКХ» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Роман Байчуринга оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Столбище авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Абдрафеев белән бергә авылның иң актив кешеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Аннан соң кабартылган шарлар белән флешмоб, капчык киеп сикерү, гаилә шортасы киеп йөгерү, аркан тартышу һәм «җәйге» чаңгыда йөрү эстафеталары башланды. Балалар һәм өлкәннәр җырладылар, теләкләр яздылар, төрле уеннар уйнадылар.

Татлы өстәлдә камыр ризыклары тәкъдим иттеләр. Күршеләр аралашты, балалар танышты. Атмосфера яхшы күршеләрчә иде, бәйрәм уңышлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «Күрше» фестиваленең беренче бәйрәме — «Питрау» халык күңел ачулары