Лаеш районында кызлар өчен тәрбия курслары үткәрелде
Усад авылының «Ихлас» мәчетендә кызлар өчен ике атналык тәрбия курслары тәмамланды.

Ике атна дәвамында 6-13 яшьлек кызлар Коръән сүрәләрен үзләштергәннәр, «әдәб» һәм «ахлак» дәресләренә йөргәннәр (мөселманның этика нормалары кодексы-ред.искәрмәсе) һәм инглиз телен дә өйрәнгәннәр.

Аларны көн саен төрле чаралар көтә. Алар шәмнәр ясаганнар, пирожныйлар пешергәннәр, фенечкалар үргәннәр, фитнес-инструктор белән шөгыльләнгәннәр, ябыштырганнар, буяганнар һәм ясаганнар. Шулай ук кызлар табигатькә пикникка йөргәннәр, анда квест узганнар.

Курслар үзләштерелгән белемнәрне тикшерү, ярминкә, чәй эчү һәм бүләкләр белән кызыклы уен белән тәмамланган.
Фото: Лаеш мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев