Лаеш районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә
Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга, аталары махсус хәрби операция зонасында булган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
23 августта район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов Столбище поселогының беренче сыйныф укучыларына кирәкле канцелярия кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырды.
Ул балаларга җиңел уку һәм кызыклы дәресләр теләде: «Белемнәрегезне кызыксынып алыгыз, алар сезгә тормышта кирәк булачак. Иң яхшысы булыгыз! Иң югары нәтиҗәләргә омтылыгыз.»
Акция Лаеш районының башка торак пунктларында да узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев