Лаеш районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә
Канцелярия кирәк-яраклары белән портфельләрне «Таттелеком» ААҖ компаниясе тапшырды.
Иске традиция буенча, «Белем көне» бәйрәме алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында «Таттелеком» ААҖнең Питрәч филиалыннан канцелярия кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырдылар. Бу хакта «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итә.
Питрәч Районнар арасында электр элемтәсе узәге җитәкчесе Илмир Сөнгатуллин булачак беренче сыйныф укучыларын тормышларында мөһим һәм кызыклы этап башлану белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм яхшы белемнәр теләде.
Ата-аналар һәм балалар генераль директор Айрат Нуретдиновка һәм «Таттелеком» ААҖ коллективына зур рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев