Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында Моховое күлендә өмә үткәрделәр

М. А. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Анна Кахраман Моховое күлендә үткән көзге өмә турында сөйләде.

— Безнең балалар мәктәпнең үзидарәсендә актив катнаша. Һәр чәршәмбе, җыелышта, хәрәкәтнең иң актив һәм битараф булмаган балалары беренчеләрдән булып үз идеяләрен тормышка ашырырга тәкъдим итәләр, — дип сөйләде Анна Александровна. — 6 «Б» сыйныф укучысы Марат Ислямов Моховое күле территориясен тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Бүтән классларны, әти-әниләрне чакырдылар һәм җыелышып өмәгә киттеләр.
Өмәдә катнашучылар җирле үзидарә органнары ягыннан ярдәмне билгеләп үттеләр. Габишево авыл җирлеге Башкарма комитеты рәисе Марсель Миндубаев волонтерларны чүп җыю өчен пакетлар белән тәэмин итте һәм җыелган чүп-чарны түгәргә вәгъдә итте.

— Күлдә чүп-чар аз булу бик сөендерде, кешеләрне чүп-чарны калдырмаска өндәгән ике такта тора, — дип сөйли Анна Кархаман. — Күрәсең, без күлне чистартырга карар иткән беренче кешеләр түгел. Дөньяда игелекле, яхшы, битараф булмаган кешеләр күп, һәм безнең укучыларыбыз да читтә калмый! Бергә без күпне эшли алабыз!

Фото: Габишево авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы өмә