Лаеш районында өлкәннәр ункөнлегендә алтын яшьтәге кешеләр өчен чаралар планлаштырыла
Аларны оештыруда һәм үткәрүдә барлык учреждениеләр һәм предприятиеләр катнаша.
1-10 октябрь — Лаеш шәһәрендә чәчтараш хезмәтләре (бушлай яки ташлама белән) күрсәтү; Коммунальная урамы, 2а йорт, Ленин урамы, 56а.
1-10 октябрь — «Туган Як» акциясе кысаларында картлар йортларында яшәүче пенсионерлар янына бару.
1-10 октябрь — Өлкән яшьтәге гражданнар арасында өстәл теннисы һәм ГТО нормалары тапшыру буенча турнирлар, шулай ук йөзү буенча ярышлар.
3 октябрь — Ветераннар хәрәкәте активистлары белән түгәрәк өстәл. Үткәрү урыны һәм вакыты — 14.00, «Алтын көз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге утырышлар залы.
4 октябрь — Авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча көзге ярминкә.
4 октябрь 10.00дән 14.00гә кадәр «Хокукый ярдәм күрсәтү көне» («Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге, адвокатлар, нотариус, СФР, ПИЗО һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашында).
6 октябрь 14.00дә — Район башлыгы катнашында тантаналы чара, озын-озак бергә яшәүчеләрне бүләкләү. Үткәрү урыны — район мәдәният йорты.
Октябрь-ноябрь — «Демография. Өлкән буын» төбәк программасы кысаларында 65 яшьтән өлкән кешеләрне медицина тикшерүе.
Өлкәннәр ункөнлегендәге барлык чараларны газета сайтының «Җәмгыять» рубрикасыннан карагыз.
Реклама хокукында. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев