Лаеш районында педагогик бурычларны хәл итү буенча вожатыйлар чемпионаты тәмамланды
Ике көн дәвамында «Идел» яшьләр үзәгендә педагогик бурычларны хәл итү буенча дүртенче ачык республика Кейс-чемпионаты узды.
Матюшинода 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 100 дән артык катнашучы авыр хәлләрдә балалар лагере тормышыннан чыгу юлын табу һәм килешүләр төзү буенча ярыштылар. Татарстан вожатыйлары стандарт булмаган һәм катлаулы педагогик бурычларны хәл итте, чөнки бу яхшы вожатыйда булырга тиешле төп күнекмә.
Чараның төп экспертлары гадәттәгечә ял итү өлкәсендәге тәҗрибәле белгечләр иде. Чемпионатның кунагы — Россия Дәүләт Думасы депутаты, Мәгариф комитеты әгъзас Анна Скрозникова булдыы.
Җиңүчеләрне өч категориядә билгеләделәр: вожатыйлар ярдәмчеләре, вожатыйлар һәм җитәкчеләр. Бүләкләү тантанасында алар призлар һәм бүләкләр алдылар.
Ике көн эчендә вожатыйлар күп тәҗрибә һәм танышулар алдылар, алар һичшиксез үз эшләрендә кирәк булачак. Алар яңа фикердәшләр таптылар һәм педагогикада зур тәҗрибә тупладылар. Бу үз үсешеңә таба зур адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев