Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында рейд барышында исерек шоферны тоткарладылар

2023 елның 24 августында Лаеш районында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде. Аның нәтиҗәләрен бастырабыз.

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ аерым махсуслаштырылган батальонының юл-патруль хезмәтенең 1 нче ротасы инспекторы Илсаф Мингалиев комментарий бирә. 

— Без «Автобус» оператив-профилактик чарасы кысаларында Казан-Оренбург 22 км автоюлының — автобус һәм Largus йөртүчеләрен тикшердек. Тикшерүләрнең максаты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, шул исәптән пассажирлар йөртү өлкәсендә дә, кисәтү. Чара барышында 10 шофер административ җаваплылыкка тартылган, аларның берсе исереклек билгеләре белән булган.

Фотоны Илсаф Мингалиев бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Эчүчелеккә каршы ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды