Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында Россия Герое Рәсим Баксиков гражданнарны кабул итте.

Җиңү бәйрәме алдыннан Лаеш районына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков килде.

    Эш сәфәре кысаларында Рәсим Рәшид улы гражданнарны шәхси кабул итте. Ярдәм һәм консультация сорап районның алты кешесе мөрәҗәгать итте. Аларның һәрберсе үзләрен борчыган сорауларга тулы һәм эчтәлекле җаваплар алды.Лаешлылар Рәсим Рәшид улын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, Ватан алдындагы хезмәте һәм Ватаныбызны саклауга керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.Мондый очрашулар тагын бер кат искә төшерә: чын геройлар — безнең арада. Һәм алар һәрвакыт ярдәм итәргә, тыңларга һәм терәк булырга әзер.Фото: Лаеш районындагы «Россия эше» Кадрлар үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев