Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында Татарстан буенча баш федераль инспектор гражданнарны кабул итте

Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре контрольгә алынды.

Лаешта ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев һәм Лаеш районы прокуроры Глеб Тимофеев катнашты. 
Прокурор урынбасарына килгән халыкны борчыган төп сораулар — пенсия түләмәү, социаль торак белән тәэмин итү, яңа балалар бакчалары төзү, алимент йөкләмәләрен үтәү, район прокуроры һәм суд приставлары гамәлләре белән килешмәү, поселокны төзекләндерү һәм җир кишәрлеген милеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре булды. 

Тикшерүләрнең барышы һәм нәтиҗәләре ТР Прокуратурасы һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы баш федераль инспектор