Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында Үзбәкстан гражданнары үз илләренең Президентын вакытыннан алда сайлауда катнаша

Тавыш бирү «Егорьевские теплицы» предприятиесе территориясендә оештырылган.

Автор фотосы.

Үзбәкстанда 28 июньдә башланган президент сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлаулар 9 июльдә башлана.сайлау

Иркен пыялалы бүлмәдә ике кабина, документлар өчен өстәл һәм бюллетеньнәр өчен үтә күренмәле мөһерләнгән урна урнаштырылган. Ишек алдындагы стенага дүрт кандидатның да мәгълүматлары язылган плакатлар эленгән.сайлау

Тавыш бирү тыныч узды. Килүчеләр Президентлыкка кандидатлар турында мәгълүмат белән таныштылар, документларын күрсәттеләр, бюллетень алып аны аерым кабинада тутырдылар. Үзбәкстан гражданнары тутырылган кәгазьне тавыш бирү урнасына төшереп, сайлау участогыннан ашыкмыйча чыгып киттеләр.сайлау

Вакытыннан алда тавыш бирү вәкаләтләре тәмамлануга өч ел кала Үзбәкстан Республикасы Конституциясенә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча төзәтмәләр раслануга бәйле рәвештә мөмкин булды.

Анда хәзер президент вәкаләтләрен биш елдан җиде елга кадәр ике елга арттыру законлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сайлаулар