Лаеш районыннан яшь гаилә торак сатып алу өчен миллион ярымнан артык сум акча алган
Илдар һәм Алинә Гарифуллиннар — «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар.

Илдар Сәлим улы юрист һәм дизайнер булып эшли, ә Алинә Геннадьевна банк өлкәсендә эшли. Алты яшьлек кызы Мәрьям "Умные дети«балалар бакчасына йөри.
«Гаилә» милли проекты кысаларында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы шартлары буенча балалы гаиләләр торак норматив мәйданының 35% алалар. Программада катнашу өчен ир белән хатын 35 яшьтән кечерәк булырга һәм рәсми рәвештә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Гарифуллиннар гаиләсе социаль түләүгә 1 545 207 сум күләмендә сертификатка ия булды. Акчаларны фатир сатып алуга, йорт төзүгә яки ипотека түләүгә тотарга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә ачыклап була. Элемтә өчен телефоннар: 8 (84378) 2-49-27.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев