Лаеш районыннан мобилизацияләнгән сугышчының әнисенә утын китерделәр
Лариса Александровнаның ишегалдына волонтерлардан бүләк — дүрт куб коры каен утыны бушаттылар.
Безнең районда инде билгеле булган координация советы әгъзалары Дмитрий Дементьев (фотода сулда), Александр Блохин (фотода уң якта) махсус хәрби операция зонасында катнашучысының әнисенә утын китерделәр.
«Рәхмәт, язга кадәр җитәр. Элек без үзебез яздырып ала идек, утынны ярырга туры килә иде. Хәзер яхшы коры утын алып килделәр. Бик зур ярдәм», — дип уртаклашты Лариса Александровна.
Ярдәм кирәкме дигән сорауга хатын тыйнак кына әлегә бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел дип җавап бирә. Үләнне олы улы чаба, ә хуҗалыкны алып барырга көче җитәрлек.
Бу көнне утынны ике гаиләгә китерделәр. Аларны бушатырга сугышчы йорты янында урнашкан «Липки» балалар лагеренда тәрбияләнүчеләр ярдәм итә.
Дмитрий Дементьев хәбәр иткәнчә, 3 июльдә, алар гуманитар миссия белән китәләр.
Бу турыда киләсе яңалыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев