Лаеш районының төп чыршысы утларын кабызды
Үзәк паркта тантаналы рәвештә төп Яңа ел чыршысын ачтылар.
Салкын булуга карамастан, күпләр бәйрәмгә килде. Кешеләр чәй белән җылындылар һәм биеделәр.
Районыбыз артистлары: Елена Шәйхаттарова, Марсель Гафиев, Ландыш Садыйкова һәм "Рябинушка«ансамбле чыгыш ясады. Балалар һәм өлкәннәр Кыш бабай белән Кар кызын көттеләр, алар чыршыны кабызды.
Район башлыгы Илдус Зарипов барысын да Яңа ел белән котлады, быелның иң мөһим вакыйгасын — Сокурыда урау юл ачылуын билгеләп үтте һәм МХОда катнашучыларның кайтуларын теләде.
Ул территорияләрне иң яхшы бизәү конкурсында җиңүчеләргә — мәгариф идарәсенә, Лаешның 2нче мәктәбенә һәм Марисовлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм әйлән-бәйлән һәм «Күңелле стартлар» белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев